Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сания Әхмәтҗановага 60 яшь!

 Бүген шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премия, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, матбугат ветераны Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың  туган көне.

Аның шигырьләре күңелне кузгата, бөтереп алып кереп китә дә үзеннән җибәрми.  Анда күңелләрне айкап алырлык сагыш та, рухыңны илаһи бөеклеккә дәшкән чакыру авазы да, бөтен дөньяны ямьгә күмәрлек мәхәббәт тә бар. Аның шигырьләренә язылмаган көйләр сирәк. Ул шигырьләр язганда ук җырлый. Сания ханым — халык аңларлык итеп, халык күңелендәген әйтә белүче. Төрек шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итүче дә.

Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы – «Мәгариф»тә эшли. Хәзерге көндә «Татар—информ» Мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар сайты редакторы.

Сания апа, гомер бәйрәмегезгә бүләк итеп котлау юллыйсы килә. Сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, сүрелмәс иҗат, халык мәхәббәте Сезне озата барсын!