Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Кавалерист-кыз

1831 кечкенә провинциаль сәүдәгәрләр шәһәре Алабугага яңа шәһәр башлыгы В.А.Дуров билгеләнә, аның белән сәер хатын-кыз да килә. Ул ирләр костюмы кигән, ир кеше исеменнән сөйли. Үзен Александ Андреевич Александров дип атый. Тиздән алабугалылар бу кызыклы кешенең легендар кавалерист-кыз Надежда Дурова икәнен белеп алалар. Һәм аның хәрби батырлыклары турында бөтен Россия сөйли башлый. Хәрби хезмәттә ул ел төрле вакыйгаларга бай: Гутштад һәм Фридланд янындагы сугыш, яралы офицерны коткару, 1812 елгы сугыш, Бородино янындагы сугылу, Коновицын, Император Александр 1 һәм Кутузов белән очрашу. Н.Дурова үзенең хыялын тормышка ашыра. Ләкин азатлык өчен түләү бик кыйммәткә төшә. Н.А.Дурова бик ялгыз була. Бердәнбер юанычы аның көндәлеге. Провинциаль Алабугадагы тыныч тормыш Н.Дуровада язучы таланты ача. Ул “Кавалкрист-кыз язмалары”/”Записки кавалерист-девицы” дигән истәлекләр китабы яза.
Н.И.Дурова 83 яшендә үлә. Аның кабере дә Алабугада. Бу тарихи шәхес белән алабугалылар хаклы рәвештә горурлана. Китап бүгенге көн укучысына да кызыклы. Ул матур, образлы тел белән язылган. Заманында Н.Дурованың бу китабына А.С.Пушкин да зур бәя биргән.
Шулай ук Алабуга, галимнәр Менделеев, Бехтерев, язучылар Короленко, Радищев, Стахеев, А.Н. Толстой,В.В.Верещагин, П.К.Ушков, М.М.Пришвин, М.Е Салтыков-Щедрин, полководец Л.А. Говоров, казак атаманнары Ермак, Е.И.Пугачев һәм башка бик күп исемнәр белән бәйле.(Болар турында И.И. Шишкинның әтисе язган “Алабуга шәһәре тарихы” исемле китабыннан укып белеп була). Шагыйрә Марина Цветаева да биредә яшәп алган.
Шәһәрне бүген И. И. Шишкин, Н. А. Дурова, язучы Д. И.Стахеев һәм шагыйрә М. И. Цветаева һәйкәлләре бизи. Алабугалылар үз тарихларына хөрмәт белән карыйлар , аны өйрәнәләр. Татарстанның көнчыгышында, урнашкан Алабуга шәһәренең республикабызда тоткан урыны югары .