Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Быел Россиянең рус-француз сугышында җиңүенә 210 ел

1812 елда Ватан сугышында күпсанлы курку белмәс, кыю татар гаскәрләренең катнашуын кем генә белми икән! Санкт Питербург китап нәшрияты “Татарлар Ватанга хезмәттә” дигән гомуми исем белән укучыга, тирән эчтәлекле, матур бизәлешле китаплар тәкъдим итте. Ш.К.Ахметшинның “Долг Отвага Честь» китабы 1812 елгы Ватан сугышында һәм шулай ук Ватаныбыз тарихында татар халкы уйнаган роль, аларның шанлы сугышчан юлы бәян ителә.
1812 елгы рус- француз сугышы Россия халкының уртак җиңүе белән тәмалана. М.И.Кутузов армиясе Көнбатыш Европа илләрен франциядән азат итүдә актив катнашты. Бу сугышларда катнашкан Казан ополчениесе солдатлары чын батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Казаннан чыккан атлы батальон сугышчыларының үз-үзләрен аямыйча көрәшүе хәтта француз генералларын шаккатырган.
1812 елгы сугыш батырлары арасында Надежда Дурова да була. 1806 елда ул Сарапул шәһәрендәге ата-анасы йортыннан качып китә һәм ирләр киеме киенеп, Александр Соколов исеме белән казак полкына килә. Ватан сугышы башлангач, бу батыр “егетне” эскадрон командиры итеп куялар. Аның хатын-кыз икәнен М.И.Кутузов белеп ала. Хатын-кыз армия сафларында хезмәт итеп йөрүе, бигрәк тә сугыш вакытларында, гадәттән тыш хәл булса да, Кутузов аны үзенең орденарецы итеп билгели. Дурова-Соколов башкомандующийның орденарецы булып Бородино кырында да сугыша, соңыннан Европа илләрен азат итүдә дә катнаша. Аны сугышттагы батырлыклары өчен, иң югары бүләк, Георгий кресты белән бүләклиләр. Ул Россия армиясендә 10 ел хезмәт итә. Россиянең беренче хатын-кыз офицеры Н.Дурова язмышы үзе исән чакта ук легендага әйләнә.
Татар халкының 1812 елда рус-француз сугышында катнашуы тарихыбызда эзсез генә югалмаган. Бу вакыйгалар турында җырлар, бәетләр чыгарганнар, алар безнең көннәгә тикле килеп җиткәнннәр.

R.S. Н.Дурова турында язмабызны киләсе сәхифәбездә укый аласыз.