Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнең талантлар

Безнең авылда күпме талант, күпме моң тупланган! Безнең як талантлар иле, җырчылар, биючеләр иле. Җырчыларыбыз, биючеләребез, нәфис сүз осталары чыгышлары һәркемне сокландыра.Талантның бер өлеше тумыштан, тугызы тырышлыктан, дигән әйтем бар. Сүзебез республика, район күләм узган “Талантлар парады”, “Йолдызлык, “Тавыш проекты", “Язгы сулыш” һәм башка бик күп бәйгеләр җиңүчесе, нәфис сүз остасы Рөстәм Ахмадуллин турында. Безнең Рөстәм алга таба да рәсәй, республика күләмендә үзен күрсәтә алыр әле, дип өметләнеп калабыз. Амин!