Яраткан журналларыбыз
Озак еллар китапханәдә эшләү дәверендә минем кулдан никадәр китап, көндәлек матбугат үткән... Кулга яңа китап, яңа килгән газета-журнал алгач, аны ачып укыр алдыннан була торган гаҗәеп рәхәт мизгелләр китапханәче хезмәтенең иң татлы, иң бәхетле минутларыдыр, мөгаен...