Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Җиде буыныңны бел!” Шәҗәрә бәйрәме

Бездә, буыннар арасындагы бәйләнешне, туганлыкны ныгыткан, нәсел тармакларын барлаган шәҗәрә бәйрәме үтте.
“Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз.
Бу күркәм бәйрәмгә без Норма авылында яшәүче Гөлсем апаны чакырдык. Ул шәҗәрә ясау мөһим, әмма җиңел түгеллеге, бу эшкә кайчан, ничек кереп китүе турында сөйләде, шәҗәрә төзү буенча мастер класс уздырды.
Гөлсем апа Миңнебаева 60ка якын шәҗәрә төзегән. 30 ел мәктәптә балаларга математикадан белем биргән Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Гөлсем апаның әле бу күптәнге шөгыле дә түгел икән. Санаулы ел эчендә әнә шундый нәтиҗәгә ирешкән. Хәсәншәех авылыннан да бер ничә гаиләнең шәҗәрәсен төзегән ул.
Безнең Фәхретдиновлар гаиләсе архиф эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесенең район этабында җиңү яулап, Саба мәдәният йортында узган зона этабында катнашты. Кичәбезгә алар да чакырулы иде.
Мәктәбебез укучылары “Минем гаиләм Хәсәншәех авылы тарихында” исемле проект эшләде. Һәм шушы проект эчендә алар нәсел шәҗәрәсен дә төзегәннәр иде. Аларның бу эшләре күргәзмәбезне бизәде.
Кичәбез матур җыр, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмебез бик матур килеп чыкты.