Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Пётр бөек патша һәм реформатор” Тарихи сәгать

12 апрель көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә Петр 1 тууына 350 ел тулу уңаеннан тарихи сәгать үткәрелде. Без Россиянең танылган дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, талантлы полководец һәм дипломат Петр турында мәгълүмат һәм видеоматериал тәкъдим иттек. Рус императоры тормышындагы кызыклы фактлар, реформалары һәм бөек эшләре турында сөйләштек.