Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

80 яшь ул-озын гомер юлы

Бүген танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, күп хикәяләр, повестьлар авторы Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне. Ул Балтач районы Бөрбаш авылында ишле гаиләдә туа. Фәридә апа озак еллар район архив бүлеген җитәкли. 1996 елда “Районның хезмәт батыры” исеменә лаек була.  Шул ук елда Татарстан Республикасының аткзанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелә. Тормышны тирәннән, төпкеленнән белүе, кешеләрне яратуы аңа зур уңышлар китерә — әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.

Фәридә апаны китап укучылар исеменнән юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Фәридә апа, матур гомер бәйрәмегез белән котлап, тормышыгызда бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләмәтлек, гаилә тынычлыгы телибез! Гомерегез озын булып, бәхеттә, хөрмәттә үтсен!

Арча һәм Балтач районында яшәп иҗат итүче язучыларыбыз белән 2010 елның февралендә булган очрашу мизгелләре.