Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Минем аякта Резеда һәм Фидаил Хәбриевлар чиккән читек

Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль, 1886 нчы елда Бронза медаль белән бүләкләнгән. 1980 елда Лейпцигта үткәрелгән Халыкара ярминкәдә алтын медальгә лаек булып, Арчаны бөтен дөньяга таныткан.

“Арча милли аяк киемнәре” берләшмәсе тарихы Колачы авылыннан башланып китә.1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр...

1929 елда кооператив артельләр барлыкка килә. Бишесе Казанда булса, алтынчысы Арча районында.

Колачы осталары чиккән читекне Һиндстан Президенты Индира Гандига, туфлины Надежда Крупскаяга да бүләк итеп җибәрәләр.

30нчы еллар татар милли аяк киемнәре – читекләр җитештерүнең чәчәк аткан чоры булып санала.

1950 елда гына чын күн барлыкка килә. Артель ассортиментны киңәйтә. Аяк киемнәрен төзекләндерү нокталары да ачыла. Колачыда гына түгел, күрше авылларда да башмаклар кисү, чигү, әзерләү буенча уңышлы эш башлыйлар. 1960 елда артель фабрика статусын ала. 1961 елда Мүлмә, икенче елны Дөбьяз фабрикалары аңа кушыла. Ассортимент тагын да арта. Яңа технологияләр кулланыла башлый. Әмма тегү, чигү бары тик кул белән башкарыла.

1972 елда Арчада ике катлы бина төзелә. Ул “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсенә әверелә. Икешәр смена тулы көченә эшли башлый. 70нче еллар ахырында филиалларны да кертеп берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя. Тәүлеккә 550-570 пар аяк киеме эшләп чыгарыла. Яңа модельләр уйлап табыла. Ныклы хезмәт коллективы туплана. Продукция чит шәһәрләргә, республикаларга, илләргә дә җибәрелә. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала.

Әмма... 2006 елда “Милли аяк киемнәре” акционерлык җәмгыяте, эшчәнлеген туктата. Шулай да эзсез югала алмый.  Арча шәһәрендә Резеда һәм Фидаил Хәбриевлар коллектив туплап, бу эшне дәвам итәләр.

Күңел җылысын биреп эшләгән, читекләр тегүче, милли бизәкләрне чигүче бу коллективка уңышлар телик, хыялларыгыз тормышка ашсын. Сокланырлык хезмәтегезнең киләчәге булсын өчен милли җанлы ярдәмчеләр табылсын!

Читекне ясый торган машиналар әле уйлап табылмаган. Бу тулысынча кул белән башкарыла торган эш. Европа хатын-кызларын да ымсындырган матур милли аяк киеме кырык кат тир түккәч кенә туа.