Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бездә яңа китаплар!

Хәсәншәех авыл китапханәсе яңа кайткан китаплар турында хәбәр итә. Китапханәгә килүчеләрне, кызыклы авторлар, төрле жанрлардагы яңа китаплар сөендерәчәк. Китапны укучыга тәкъдим итү максатыннан, китапханәдә «Яңа китап тәкъдим итәбез» дип исемләнгән күргәзмә-реклама оештырылды. Яңа китаплар арасында шактый кызыклы басмалар бар: Фаяз Хуҗин "Болгар-татар дәүләтләре, күренекле идәрә итүчеләр", Әхмәтзәки Вәлиди "Хәтирәләр". Шулай ук фәнни басмалардан тыш, матур эчтәлекле әдәби китаплар да бар.

Китапханәбезнең активистлары-Нурзыя апа Хәйретдинова һәм Галия апа Әхмәтова яңа кайткан китаплар белән беренчеләрдән булып таныштылар.