Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Юбилейлар булып торсын!

30 елдан артык гомерен мәдәният хезмәтенә багышлаган, сәхнә ветераны, авылдашларының хөрмәтен яулаган Халимә апа Хәмидуллинаның  70 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте. Халимә апа яраткан балаларының, оныкларының таянычы булып яши, аларның кадерлесе, туганнарының хөрмәтлесе, үрнәк билгесе булып тора.

Халимә апа, гомерләрең озын булып, муллыкта, кадер-хөрмәттә, тигезлектә, җан тынычлыгында үтсен!