Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Без шигъриятле, җырлы, моңлы гаилә” Музыкаль очрашу

7 апрель Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре гаиләләрне “Без шигъриятле, җырлы, моңлы гаилә”  дигән музыкаль очрашу кичәсенә җыйды. Әлеге кичәбездә бик күп илләрдә шаяру төсе алган Халыкара   көлке көнен дә искә алып үттек.  Шөкер, безнең халыкта, әдәбиятка, сәнгатькә омтылыш зур. Тамаша һәркемдә җылы тәэсирләр калдырып бер тында узып  китте. Халкыбыз ифрат моңлы, талантлы икән лә!