Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сирәк яза, матур яза

Аның әсәрләре укырга рәхәт, укыгач, күңелдә җиңеллек, рәхәтлек хисе кала. Оста каләмле әдип булу өстенә, зур психолог һәм педагог та булып тоела ул.

Кайбер хикәяләре саллы романнарга караганда да күбрәк акыл бирерлек булса да, ни өчен аз язган ул, дигән сорауга: “Мин журналистлыктан язучылыкка күчеп баручы бит инде. Шуның да тәэсире бардыр аз язуымда...”

Харис ага Закиров Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 60 ел тулу уңаеннан “Арчалылыр-Бөек Ватан сугышында”дигән, һәркайсы 350 шәр битле ике томлыкның авторы да. Аларга 310 ветеранның язмышы һәм сугышчан юлы турында публицистик язмалар тупланган. Авыр сугыш елларының бөтен ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган ветераннарның катлаулы язмышын чагылдырган әлеге китаплар искиткеч матур әдәби тел белән язылган. Бу китапның икенче томын әзерләгән вакытта, Хәсәншәех авылы ветераннары янына  Харис аганы мин озатып йөрдем.

Әлеге китап акыллы әсәрләр укырга яратучыларны сөендерер, уйландырыр!