Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханә сәгате “Балаларның да бар хокуклары”

Балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә–хокукый тәрбия бирү китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше.10 март көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен хокукый белемнәр сәгате үткәрелде. Балалар, «закон» иленә сәяхәт кылып, «закон», «хокук», «бурычлар», «гамәл», «җәза» һәм башка  төшенчәләр белән танышты. Бала хокуклары турында конвенция белән танышканнан соң, балаларны ситуацион уен- әңгәмә көтә иде. Шулай ук балалар Ышаныч телефоны турында да белделәр. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап эзләделәр, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Дәрес кызыклы, матур презентация белән үрелеп барды. Чара танып-белү һәм тәрбия максатына ия.