Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күренекле язучы, галим

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен.  Г.Ибраһимов – классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе. Әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела. 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы ул Галимҗан ага Ибраһимов!

Галимҗан Ибраһимов– гаҗәеп матур, нечкә тел остасы, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, азатлык өчен көрәшчеләрнең күркәм образларын иҗат итә. Чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы ул. Аның кайсы гына әсәренә тукталсак та, һәрберсе укучының күңеленә үтеп кереп, матур тойгылар уята, табигатькә мәхәббәт тәрбияли, тормышта кирәкле сыйфатларны булдыруда ярдәм итә.

Г.Ибраһимов шактый катлаулы тормыш юлы үтә. Ул – казакъ далаларында, Дагстан чүлләрендә, Урал заводларында, Одесса, Сухумида һ.б. җирләрдә була...

Мулла гаиләсендә туып-үсеп, мәдрәсә гыйлеменә таянып, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фән нигезләрен үзләштергән Г.Ибраһимов Октябрь инкыйлабына кадәр үк төрки-татар дөньясында киң танылу ала. ХХ гасырның 30 еллары уртасына кадәрге татар әдәбияты, мәгарифе-фәне, публицистикасы, иҗтимагый-сәяси тормышы күгендә иң якты йолдызларның берсе булып балкый. Кызганыч, бик күп замандашлары кебек үк, әлеге йолдыз вакытсыз сүнә. Әмма ул калдырган әдәби-мәдәни мирас үлемсез.