Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр! Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Кышкы озын кичләрдә бераз “йокымсыраган” күңелләрне уятып җибәрергә, дөньяның матурлыгын искәртергә, әле ярый, 8 Март бәйрәме бар.

Хатын-кыз ул – тулы бер дөнья: аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисе дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, карьера да ясый. Шушы мең төрле мәшәкатьләргә күмелеп калмыйча, үзенең нәзакатлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Якты бәйрәм якыннарыбызның күңел җылысын һәм игътибарын тою өчен матур бер сәбәп булса иде. Тормышыбызга яктылык һәм яхшылык тагын да мулрак  бөркелеп, йөзләребез бәхет белән балкыса иде. Язның беренче бәйрәме белән, кадерле гүзәл затлар, хөрмәтле китап укучыларыбыз.  Бу бәйрәм сокландыргыч мизгелләре, кабатланмас яңа тәэсирләре белән хәтерегездә озак саклансын!

Уважаемые читатели! В Ханшаихской сельской библиотеке оформлена книжная выставка «Весенний книжный букет», приуроченная к Международному женскому дню 8 Марта. Предлагаем Вам вспомнить и перечитать лучшие книги женщин писательниц и поэтесс.