Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Татарстан” журналы безнекеләр турында

“Татарстан” журналының икенче санында Арча егете, Хәсәншәех кияве, Менделеевск районы прокуроры, блогер Ришат Шакиров турында кызыклы язма укый аласыз.

“Татарстан” журналы-Татарстанда 1920 елдан нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис басма. Татар һәм рус телләрендә басыла. Татарстан җөмһүрияте һәм татарстанлылар өчен иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Һәр санда республика тормышында мөһим яңалыклар турында мәгълүмат бирелә. Хакимият һәм бизнес кешеләре белән эсклюзив интервью басыла. Басманың аудиториясе-актив тормыш позициясе булган, уйларга һәм карар чыгарырга сәләтле, республиканың һәм башкаланың эшлекле һәм сәяси, рәсми тормышында катнашучы шәхесләр.