Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хикәя-портрет “Олы сәнгатьнең аксакалы”

Халкыбызның мәшһүр улы, горурлыгы, дөньяга танылган акыл иясе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) – нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Русиянең Халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты. Ул татар сынлы сәнгатенә нигез салучы, үзе исән чагында ук классик дип танылган һәм берничә буын татар рәссамнарын тәрбияләүдә зур роль уйнаган универсаль шәхес. Быелның 23 февралендә аның тууына 125 ел тулды.

Бакый агага Аллаһы Тәгалә иҗади сәләтне мулдан биргән. Үзенең иҗат бәхетен сынлы сәнгать өлкәсендә тапкан бу кеше, әгәр шул юллардан киткән булса, дөньяга танылган җырчы да, шагыйрь дә булыр иде. Бик матур җырлаган һәм тирән мәгънәле, аңа гына хас аһәң бөркелеп торган, туган телебезнең борынгы байлыгы белән бизәлгән бик күп шигырьләр иҗат итеп калдырган ул. Шигырьләрен укып, аның бәхетле дә, сагышлы да язмышын күз алдыңа китерәсең, халкыбызның тирән тамырлардан килгән тарихын яхшы белүен, үз иҗаты аша халкын дөньяга таныту, биеклеккә күтәрү өчен армый-талмый хезмәт иткәнлеген тирәнрәк аңлыйсың, кызыл террор чорында милләтчелектә гаепләнеп, киң күңелле шәхес, ялкынлы йөрәкле иҗатчы булып калуын аңлыйсың.