Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Фольклор иленә сәяхәт”

Хәсәншәех авыл китапханәсе инде күп еллар балалар бакчасы белән актив хезмәттәшлек итә. Без китап укуга кызыксынуны, китапка мәхәббәтне төрле ысуллар аша тәрбияләргә тырышабыз: геройларның эш-гамәлләре турында фикер алышып кычкырып укулар, уеннар, викториналар, яңа китаплар күргәзмәсенә обзорлар һәм башкалар. Чираттагы очрашуыбызда нәни дусларыбыз белән татар халык иҗаты турында сөйләштек. “Халык авыз иҗаты” дөньясы буйлап сәяхәт итеп балалар табышмакларга җавап эзләде, безнең арттан тиз әйткечләрне кабатларга тырышты, мәкальләр, такмаклар, такмазалар, санамышлар әйтеште, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп төрле уеннар уйнады, биеде, җырлады.  Бу чараның максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү иде. 

Файдалы да, кызыклы да әлеге очрашуыбыз бик матур үтте һәм тагын очрашырга сүз куештык.

.