Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханә дәресе “Китапханәдән файдалану кагыйдәләре”

Безнең китапханәдә китапның абруен күтәрү һәм балаларны китап укуга тарту максатыннан төрле чаралар уза. Шул уңайдан оештырылган халыкара китап бүләк итү көне кысаларында китапханәбездә күпкырлы, файдалы чаралар үтте. Чираттагы очрашуыбыз 15 февральдә булды. Чарага башлангыч сыйныф укучылары килде. Максатыбыз укучыларны китап төзелеше белән таныштыру, китап сайлау, китап белән мөстәкыйль эшләү буенча  күнекмәләр бирү. Чара ахырында балалар дәрестә алган мәгълүматларын ныгытып, тест сорауларына җавап бирделәр һәм өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.

Балалар! Китапны яратыгыз, укыгыз, китапханәләргә йөрегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, җиңүләр яулагыз!