Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Викторина “Әкиятләр дөньясына сәяхәт”

10 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә, Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган "Мин китап укыдым һәм сезгә дә бүләк итәм" акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән очрашу үтте. Бу көнне алар өчен “Әкиятләр дөньясына сәяхәт” дигән викторина һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Викторина унбер турдан торды: «Исемеңне тулыландыр”, “Кем файдалы киңәш бирде?”, "Терәк сүзләр буенча әкиятне тап!” , "Күпме? Һәм башка сораулар.

Афәрин, балалар! Сорауларга дөрес җавап бирүегез, белемегез һәм осталык күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә. Викторина безгә игелекле, гадел булырга һәм теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба белергә ярдәм итә торган игелекле әкиятләр дөньясына эләгергә ярдәм итте.

Чарада 16 кеше катнашты.