Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хөрмәтле Мансур Готович!

Сезне барлык авылдашлар исеменнән олуг бәйрәм-юбилеегыз белән котлыйбыз.

Сезнең фидакрь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, белемегез, эшкә җаваплы карашыгыз һәрвакыт хөрмәт уята.

Сез бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтуларсыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, “Олы кеше-солы төше” дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният-теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилегыз белән Сезне!!!