Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Таныш булыгыз: Галимҗан Гыйльман һәм аның әсәрләре

Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановка бүген 65 яшь тула. Без яраткан язучыбызны күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

Г.Гыйльманов – әдәбиятта үзен танытып өлгергән өлкән язучы. Аның күңелендә галәмнең чиксезлеге дә, тормышның сере дә, аксакалларның зирәклеге дә бар. Аны укыган саен укыйсы килә. Ул балалар язучысы да, прозаик, драматург, тәнкыйтьче һәм 300ләп җыр авторы да.  Әсәрләре, иң элек, тормышчанлыгы, эчке, рухи киеренкелеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән җәлеп итә. Аның геройлары – гади җир кешеләре. Алар үтә дә гадәти, үтә дә ихлас, олы җанлы, матур кешеләр. Г. Гыйльманов кеше кичерешләрен тирән итеп сурәтли белә. Ул психологик портрет остасы.

Аның балалар өчен язган әсәрләре форма ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаярту, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. Миңа бигрәк тә “Китек ай” җыентыгында урын алган “Язмышның туган көне” исемле хикәясе ошады. Повестьнең беренче җөмләсен укыгач та, әсәр кызыксыну уята. Бу әсәр балалар әдәбиятына яңа бер образ-Язмыш образы алып килә. Язмыш-тәкъдир… Зөһрә Язмышка ышана. Ул язмышка хат яза. Исәнме, Язмыш! “Видик” өчен зур рәхмәт. Мин аны ял көннәрендә генә карыйм... Мин сине күргәнем юк, ләкин синең әйбәт икәнеңне бәләм. Синең кайда яшәгәнеңне дә белмим. Әни беләдер, әниләр бит барысын да белә...

Әсәрдә Зөһрә исемле кызның тормышы сүрәтләнә. Язмыш аңа күптән хыялланган БҮЛӘК ясый... Нинди бүләк? Бу турыда әсәрне тулысынча укып белә аласыз.

«Прозада сирәк табыш — Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» романы. Әсәрне бер тында укып чыктылар. Фантастик хыялый һәм маҗаралы әдәбияттән аермалы буларак, бу романда реаль вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара.

“Китек ай”. Китек ай образы повестьның башыннан ахырына кадәр вакыйгалар барышында искә алынып, әсәргә ниндидер серлелек, шомлылык өсти. Әсәр укуны мавыктыргыч итә. Ул әсәргә табылдык бала белән килеп керә.

Авторның шигырьләре дога кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитә, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен кузгата, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирә. Юкка гына аның шигырьләренә күп кенә җырлар язылмаган бит?!

Язучының әсәрләре рус, башкорт, чуваш, төрек, алман телләренә тәрҗемә ителгән.