Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мәңгелек дан!

27 гыйнвар – Русиянең Хәрби дан көне. Совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград шәһәре немец-фашист гаскәрләре камавыннан тулысынча азат ителгән көн бу. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тула.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башлангач, Татарстанга Украина, Белоруссия, Балтыйк буеннан, Ленинград, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән 70 предприятие, һәм шулар белән бергә 1942 елның язына 270 мең кеше эвакуацияләнә, аларның 136 меңе Казанда төпләнә. Ленинградтан оптика-механика заводы, фотокәгазь фабрикасы, авиация заводы, пыяла заводы, резин заводы, химия-технология, финанс-икътисад, физика-техника институтлары Казанга күчерелә. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 30 лап “блокада баласы” яши.

Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Сентябрь башында ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына.

Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 1941 елның  2 сентябреннән  азык-төлеккә карточкалар кертелә.  Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Тәүлегенә 125 гр. ипи. Ул ипи бүгенге ипиләргә бердә ошамаган, аның яртысын гына он, калганы обой тузаны, жмых, капчыктан кагылган кукуруз, арыш оны, каен, юкә бөреләре...  Күн  итекләрне, туфлиларны кискәләп, обойлардан  аш пешергәннәр.

Камалыштагы кыш көннәрендә шәһәр халкы барлык диярлек йорт хайваннарын, шул исәптән песиләрне дә ашап бетерә. Шәһәрне күселәр баса. Алар бар нәрсәне ашап бетереп бара, бигрәк тә он, шикәр складларына һөҗүм итәләр.  Блокада өзелгәч, хакимиятләр 1944 елның гыйнварында махсус операция үткәрә: Ярославль өлкәсеннән 4 вагон, 5 мең мәче китерәләр. Менә шуңа да Ленинградлылар песиләрне бик хөрмәтлиләр. Аларга һәйкәлләр дә куелган.

Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә  2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып  кереп калды.
Блокада корбаннарын җирләгән урыннар: Пискарев, Серафимов, Богослов һәм Олы Охта каберлекләре. Пискарев каберлегенең мәйданы - 26 гектар.

900 көнгә якын барган Ленинград камалышында 700 меңгә якын кешенең гомере өзелүе турында билгеле, әмма бу сан әлегә кадәр тарихчыларда шик уята: корбаннар саны миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Ватанны саклауда Каһарманлык һәм Батырлык өчен Ленинград шәһәренә 1965 елда югары дәрәҗә - Шәһәр-Каһарман исеме  бирелә.