Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Минем яраткан язучым

Хөрмәтле укучым! Күңелемдә бик күптәннән йөрткән яраткан язучымның әсәрләрен сезгә  тәкъдим итәсем килә.

Мин татар классик әдибе, сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицисты, милләт хадиме Гаяз Исхакый иҗатын зур кызыксыну белән укыйм. Язучы гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан. Әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйлар һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала. Укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә.

Эчтәлеге яңа, укымышлы, камил эшләнгән «Кәҗүл читек» хикәясе аның иҗатында үзенә бер урын алып тора. Хикәянең беренче юллары ук безне хыял дөньясына чумдыра. Язучы бу әсәрендә мулла баласының тормышка ашам-ашам дигәндә генә җимерелгән хыяллары тасвирлана. Язучы геройның бәхетле буласына тәмам ышандырып бетерә, бу бәхетне бөртекләп-бөртекләп җыя да…юкка чыгара. Хикәя без көтмәгәнчә тәмамлана...

Хикәя укылган. Китап ябып куелган. Үзе яраткан кешеләр тарафыннан теләмәстән рәнҗетелгән Әхмәдулла гына күңелдән китми. Ул үз тирәлегендә аңлау тапмаган сабый булып хәтердә кала.

Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гореф-гадәтләрне, проблемаларны уңышлы чагылдырган    "Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә”   әсәрләре әдәбиятебезнең гүзәл үрнәкләре булып тора.

“Сөннәтче бабай”-татар авылы өчен генә реаль . Бөтен авыл “Сөннәт” дигән сүзен ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә.

Аны авыл халкы хөрмәт итә. Сөннәтче бабай үзенең карчыгы Гөлйөзем әби белән бер- берсен тулыландырып яшиләр...

Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер "Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек - әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган.

Әхмәдулла да, Сөннәтче бабай да безнең гореф-гадәтләребез, әхлакый сыйфатларыбыз көзгесе. Аларга карап сокланасың, горурланасың. Еллар узуга алар үзгәрә, яңа буын аларны үзенчә кабул итә, ләкин алар яши...

 “Остазбикә” әсәрендә төп геройлар Сәгыйдә һәм Вәхит гөрләшеп яшиләр, тик аларның эчке дөньяларын балалары юклыгы борчый. Зирәк табигатьле Сәгыйдә остазбикә бу хәлнең кайчан булса да чишелешен аңлап, яучылык ролен үз өстенә ала. Вәхит хәзрәтне инсафлы, тәрбияле, чибәр кыз Галимәгә өйләндерә һәм алардан туган балаларны үзенеке итеп карый. Балалар да беренче булган “әни” сүзе белән Сәгыйдәгә эндәшәләр һәм зурайгач та, барлык балалар, чын әни Сәгыйдә дип яшиләр. Вахит хәзрәт тә, ике хатынлы булса да, автор фикеренчә “чынлыкта бер хатын белә тормыш сөрә иде”...

Хикәяне укыганда күз яшьләрен тыеп тору бик кыен. Әсәрне уку барышында ук, бу образ сине әсир итә, син, ирексездән, аның колына әйләнәсең. Аның кылган гамәлләренә сокланасың. Күпме түземлелек, сабырлык бу хатын-кызда! Бу әсәр хатын кызның бөеклегенә ышандыра.

Гаяз Исхакыйга әдиплек данын китергән «Кәләпүшче кыз» әсәрендә «тормыш төбенә төшерелгән» хатын-кыз язмышы үзәккә куе­ла.
Анда язучы кешенең үз-үзен тотышында акылга таянып эш итәргә тиешлеген һәрдаим ассызыклап тора. Явызларга акыл белән генә каршы торып була, ди ул.

Г. Исхакыйның хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәре – "Теләнче кызы” романы. Романда урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үскән Сәгадәтнең башыннан үткәннәр сурәтләнә. Ул ачлык елны әти-әнисе белән шәһәргә күчеп килә. Фәкырьлекнең соңгы чигенә җитеп, ачлыктан шешенеп үлгән әти-әнисен җирләгәннән соң ятимә булып калган Сәгадәт теләнче кызга әйләнә...

Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәре татар халкына руслар тарафыннан үткәрелгән иң куркыныч җинаятен — көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. Чын күңеленнән дингә табынган гаиләне көчләп чукындыралар. Аларга, мулла кушкан мөселман исемнәрен бозып, чит урыс исемнәре тагалар. Зөләйханы яраткан иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр, ә ирен Себергә сөрәләр...

Иң көчле әсәрләреннән булган, сызлану фәлсәфәсе белән сугарылган
«Көз» (1923) повестенда әдип руслашу күренешенең сәбәпләрен барлый, аны мохит белән бәйләп куя.

Язучы әсәрләрендә  кияү белән кәләш тиң булырга бер-берсен белергә тиеш, дигән фикер уздырыла, бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән кешеләр гаилә корырга тиешлек, тиң булмаган кеше белән никах фаҗигагә китерү тасвирлана.

«Көтелгән бикәч» хикәясендә, шундый ук юл белән өйләнеп, Вәли бәхетсезлеккә дучар була. Ул кечкенә чагында үзенә ярәшеп куелган хәзрәт кызы Ләлә белән очрашуга ныклап әзерләнә. Булачак кәләшенең моннан дүрт йөз чакрымдагы шәhәрдә яшәве сәбәпле, егет аны өйләнешкәнчегә кадәр күрә алмый. Ул күңелендә шушы кызның илаhи образын тудыра. Шундый кызга тиң булыр өчен, бик тырышып укый, Коръәнне яттан өйрәнә, Гарәбстанга да китеп укый. Туган иленә кайткач, озын чәчле, зифа буйлы, чибәр Ләлә белән очрашуын сабырсызланып көтә башлый. Туй көне килеп җиткәч, ул Габдрахман хәзрәт өенә килә hәм чын Ләйлә белән очраша. Кәләше турында булган барлык хыялларының җимерелүе Вәлинең йөрәге ярылып үлүенә китерә.

Гаяз Исхакый - зур талант иясе. Аның һәрбер әсәрендә бик зур мәгънә ята. Бу әсәрләр - барлык укучыларга да рухи азык. Аның әсәрләре кешене тәрбияли, әхлакый яктан ныгыта торган. Ул үзе тудырган геройларны яраттыра, алар өчен кайгырта белә. Ә инде аның сәхнәдә уйналган әсәрләрен карап, кешеләр беркайчан да тирән уй-кичерешләрсез таралмыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльне караган һәр кеше күңелендә ирексездән үз теленә, үз милләтенә, үз диненә соклану теләге уяна. Гаяз Исхакый – бөек әдип. Ул үз каләме белән көчле! Гаяз Исхакый безгә еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

Гаяз  Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди  карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры шул. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.