Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Укырга тәкъдим итәбез!

Кадерле укучым! Син иң яратып укый торган «Казан утлары» журналының 12 саны килде. Ул үзенең укучыларын Айгөл Әхмәтгалиеваның “Бик” дигән яңа повесте белән сөендерә. Язучының бу тирән эчтәлекле повесте да башка матур әсәрләре кебек үк сезнең игътибарны җәлеп итәр дип ышанып калабыз. Аның бай телле, искиткеч кичерешләр дөнъясына әйди торган бу әсәрен укырга тәкъдим итәбез.

Шулай ук “Казан утларының” 12 санында басылган, танылган журналист, шагыйрә, күп җырлар авторы Асия Юнысованың “Аһ, туган каумем газиз!” әдәби бәйгесендә беренче урынны яулаган “Хатыннар сүрәсе” исемле повестен укырга тәкъдим итәбез. Аның бу укырга кызыклы, матур тел белән язылган, тормышчанлыгы белән аерылып торган, ювилер хезмәтенә тиң әсәре сезне сокландырыр, уйландырыр. Күңелләргә, йөрәкләргә үтеп керерлек искиткеч әсәр.

Әсәрләрне уку барышында туган фикерләрегезне дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!

 “Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда  да чыгудан туктамаган.
Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә.