Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китап күргәзмәсе ачылды

20 декабрь көнне безнең китапханәдә “Яңа ел мәшәкатьләре һәм шатлыклары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачу тнтанасы булды. Бәйрәмгә китапханәбезнең даими укучылары килгән иде.

Кыш бабай, Кар кызы, бизәләлгән чыршы- бәйрәмнең күрке. Әмма бу бәйрәм турында нәрсә беләбез соң? Очрашу вакытында балалар менә бу сорауларга җавап таптылар.

Чыршы бизәү турында мәгълүмат XVII гасырга карый. Төрле кәгазьдән ясалган алмалар, шикәр, печенье, конфет һәм мишуралар беренче уенчыклар булган. Ә Россиядә чыршыны XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизәгәннәр. Әмма 1918 елда бу гадәт тыела, чыршы бизәү гадәте 1935 елда кире кайта.

Кыш бабайга 2000 яшь чамасы дип фаразлыйлар. Ләкин аның барлыкка килү тарихы әле хаманда бәхәсле тема булып кала. Ә менә Кар кызы образы Россиядә уйлап табыла.1873 елда Александр Островский «Снегурочка» пьесасын яза. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50 нче елларында Кремль чыршы бәйрәмнәре өчен язылган сценарийлар аша таныла.

Кыш бабай иң уңай әкият герое: киң күңелле, көчле, акыллы, гадел һәм бик юмарт. Ул балаларга үрнәк. Дус-тату яшәргә, үзеңне генә түгел, башкаларны да сөендерергә өйрәтә, баланың фантазиясен арттыра.  Балачактагы Кыш бабай  гомеребез буе, бигрәк тә авыр вакытларда, могҗизаларга ышанып яшәргә өйрәтә безне? 

Сез могҗизага һәм Кыш бабайга ышанасызмы? Әйе, дип кычкырып әйтмәсәк тә, күңелдә бит барыбызның да хыяллану, Яңа елдан могҗиза көтү бар.

Чара ахырында балаларга татлы өстәл оештырылды.