Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Ватан Геройлары көне" Батырлык сәгате

9 нчы гыйнвар көнне безнең китапханәдә Ватан Геройлары көненә багышланган батырлык сәгате узды. Укучылар Россиядә 1917 елга кадәр Георгий кавалеры көне буларак билгеләп үтелгән бу бәйрәмнең тарихы турында белделәр. Бу сәгатебездә якташларыбыз – Советлар Союзы Геройларын искә алдык. Рөстәм Ахмадуллинның сугышта катнашкан бабасы турында сөйләштек. Ул снайпер булган, «Батырлык өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән, Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән.

Бу көнне Россия Федерациясе Геройларын, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын  хөрмәтлибез. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Дүрт дәрәҗәдә булган орден белән сугышларда аеруча зур батырлык күрсәткән хәрби җитәкчеләр, солдатлар бүләкләнә. Орденның беренче кавалерлары: императрица үзе, бөек рус полководецлары-Кутузов М.И., Барклай-де-Толли, Ласкевич-Эриванский,  Дибич-Забалканский һәм А.В.Суворов. Алар барлык дүрт дәрәҗәдәге орден белән бүләкләнгән.

Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.