Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Әниемә” Әдәби-музыкаль кичә

Бездә әниләр көне уңаеннан бик матур кичә булып үтте. Әниләр көне күпсанлы бәйрәмнәр арасында иң изге, иң җылы, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе ул. Без аны күркәм гадәт буенча ел саен зурлап билгеләп үтәбез. Бу көнне балалар әниләренә, әбиләренә  мәхәббәт, ихтирам, хөрмәт хисләрен матур сүзләр, җырлар, биюләр, шигырьләр, аша җиткерделәр.