Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Ул сугыш чоры баласы

Була бит шундый кешеләр: уңган, алтын куллы, башкарган һәр эшенә күңел җылысын салучы, яше-картына матур үрнәк күрсәтеп яши белүче! Безнең Рәзинә апа әнә шундыйлардан.  Аның куллары тудырган искиткеч матур күлмәкләрне, зәвыклы итәк-костюмнарны, чалбарларны, пальтоларны,  тирә-якта кимәгән кеше булмагандыр. Аның тегүче белем юк, әмма ул искиткеч оста тегүче. Ул үзе-дизайнер, кисүче, тегүче. Тирә-якта оста тегүче булып танылган Рәзинә апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. “Ходайга шөкер, шул яраткан эшем белән белән мәшгуль булып онытылам, вакыт сизелми үтә”, ди кул остасы. Буш вакытларында китап укырга ярата.

Рәзинә апа янына менгән саен тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау-чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегеалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә, өендә үзе тудырган һәртөрле матурлыкка, пөхтәлеккә сокланып төшәм мин.

Ходай биргән һәр көнне файдалы итеп үткәрү – үзе бер батырлык!