Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әниләр көне белән!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерле әниләр! Сезне барыгызны да якынлашып китлүче бәйрәм белән котлыйбыз! Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз! Һәрбер бала – анасына, хәрбер Ана баласына кирәк булсын! Кадердә, хөрмәттә, мәхәббәттә яшәргә язсын! Һәм укучыларыбыз игътибарына “Әдәбиятта хатын-кыз-Ана образы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез.

Әдәби мирасыбызның зур өлешен хатын-кызларга, әнигә багышланган әсәрләр тәшкил итә. Шушы кадерле, мәрхәмәтле кешеләребез язучыларыбызның илһам чыганагы булып тора. Аналар – безнең яшерен каһарманнарыбыз һәм сакчыл фәрештәләребез. Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки алар өстендә зур җаваплылык ята. Тарих битләрендә дә бөек татар хатыннары хакында күп язылган. Моның иң билгеле үрнәге – Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә. Татар әдәбиятында тагын да бик күп фидакарь һәм көчле рухлы татар хатынына юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» романындагы Гөлүсә, Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар» һәм «Мөхаҗирләр» романының төп хатын-кыз герое – Саҗидә, Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт» романындагы ире белән бергә сөргенгә киткән Маһинур  һәм башкалар.

Татар әдәбиятында якты эз калдырган язучы Гаяз Исхакый татар хатыннарына багышлап «Мөгаллимә», «Теләнче кызы» , «Зөләйха» , «Ике гашыйк»  «Остазбикә» хикәяләрен иҗат итә һәм бу әсәрләр әле дә дә укучы тарафыннан бик җылы кабул ителә.

«Остазбикә» хикәясенең төп герое – татар хатын-кызларының бөтен гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган остазбикә Сәгыйдә. Ул ире Вахит имам белән бергә бәхетле гомер кичерә, тик аларның балалары юк. Сәгыйдә иренә икенче хатын итеп Фәхри абзый кызы Галимәне сайлый. Сәгыйдә остазбикәнең бу тәкъдименә Вахит хәзрәт катгый рәвештә каршы чыккан, хәтта бу хакта уйларга да теләмәгән. Сәгыйдә эченнән кан еласа да моны һичкемгә белгертмичә, иренең нәселен дәвам иттерү хакына бар авырлыкларга да каршы тора алган. Хикәянең бу өлешен укыганда күз яшьләрен тыеп тору бик кыен. Галимә өйгә килгәч Сәгыйдә аңа падишаһка караган кебек карый, фәрештә кебек шәфкатьле була. Галимә ана буларак бала караганда да Сәгыйдә аңа һәрчак ярдәм итә. Балалар Сәгыйдәне үз әниләре итеп кабул итәләр. Үсә төшкәч “әни” сүзен дә балалар беренче булып Сәгыйдәгә әйтә. Шул рәвешле, Сәгыйдә остазбикә – татар милләте киләчәге хакына үз-үзен фида кылган бөек бер АНА буларак истә кала.

Әмирхан Еники. Бу бөек әдипнең әсәрләрен дулкынланмыйча укучы кеше бармы икән? Юктыр! Персонажларның эчке дөньясын бөтен нечкəлеклəренə кадəр ышандырырлык итеп сурəтлəве белəн Ə.Еники чын сəнгать əсəрлəре тудыра. Аның «Матурлык» хикәясе шуның бер дәлиле. Бу әсәрендә язучы баланың анага булган тирән мәхәббәтен, зур хөрмәтен сурәтли. Бәдретдин — ярлы гына бер шәкерт, иптәшләре аны ихтирам итә. Әсәрдә киң күңелле, сөйкемле, үзеннән ниндидер нур бөркелеп торган Бәдретдин һәм аның бик тә ямьсез әнисе сурәтләнә. Аның бите шадраланып, бер күзе кысылыбрак, ә икенчесе акаебрак тора. Бу кимчелекләре авырудан соң калган билгеләр була. Әмма Бәдретдин үзенең әнисе өчен бер дә уңайсызлык кичерми. Әнисе аның өчен иң изге, илаһи зат. Соңрак шәкертләр дә Бәдретдиннең әнисен ямьсез итеп түгел, ә сөйкемле, саф күңелле кеше итеп кабул итәләр. Юк, ямьсез була алмый ана кеше, матур ул, бик матур!

Сезгә тәкъдим ителәсе тагын бер  әсәр- Аяз Гыйлаҗевның “Җомга көн кич белән” повесты. Бу повестьта ана образы – үги ана. Ләкин әкиятләрдәге үги аналарда очрый торган начар сыйфатларны без Бибинур әбидә күрмибез. Ул барлык аналарга хас уңай сыйфатларны үзендә туплаган: эшчән, сабыр, ярдәмчел, мәрхәмәтле. Үги балаларын үзенекедәй якын күреп үстергән. Һәркайсына белем алырга ярдәм иткән, мохтаҗлыкта яшәмәсеннәр дип тырышкан. Әмма... Әсәр ничек тәмамланыр. Моны сез әсәрне укып белә аласыз.

Эдуарт Касыймовның “Гомер ике килми” әсәрендә дә шулай ук ана образы сүрәтләнә.

Хәсән Сәрьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендәге Ана образы аның зур уңышы. Татар хатынының акылын, саф әхлаклылыгын, рух көчен күрсәткән образ бу. Маһисәрвәр апа бер-бер артлы өч баласын югалта...

Авылда яшәп иҗат итүче Фоат Садриевның “Таң җиле” романы Анага- мәдхия һәм җыр. “Читтән караганда аны фәрештә дип уйларга мөмкин иде: кардай озын ак күлмәк, кардай ак яулык астыннан кардай ак чәчләр күренеп тора”... Әсәр әнә шундый юллар  белән башланып китә. Романның иң беренче юлларында ук укучыга әнә шундый фәрештә сыман тәкъдим ителгән Нуриасма, чыннан да, әсәр дәвамында да шул югарылыкта торып кала. Әсәрдә уллар һәм оныклар үстергән гап-гади бер авыл әбие Нуриасма образы.

Роберт Миңнуллин өчен Ана образы ул – мәңгелек фикер һәм илһам чыганагы!

Прозада әниләр образы дигәндә, Ә.Еникинең , “Әйтелмәгән васыять”, Радик Фәизовның “Ике әни”, Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”, Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак”, Г.Бәшировның  “Әни”, “И.Гази “Синең әниең”, Р.Мингалим “Яшел күзле әнкәем” һ.б. бик  күп кенә әсәрләрне атарга була.

Кадерле укучым, әле сезгә тәкъдим ителгән әсәрләр барысы да бер сулышта укыла һәм мәңгегә күңелгә кереп кала.