Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Яраткан язучыма хат” эпистоляр бәйге

Мин бүген куанып, шөкер, төрле бәйгеләрдә катнаша алучы китап укучыларыбыз бар безнең дим...

Безнең Хисамиева Адилә Россиякүләмендә үткәрелгән эпистоляр бәйгедә катнашып менә мондый эчтәлектәге Диплом белән бүләкләнде.

Хәерле көн, Адилә! Росиякүләмендә үткәрелгән эпистоляр конкурста катнашканың  өчен сина рәхмәтебезне белдерәбез һәм Диплом белән бүләклибез. Сиңа саулык - сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, укуыңда зур уңышлар телибез!

Адилә, киләчәктә дә халкыбызның күңел сафлыгын, акылын, әдәп- әхлагын, иман байлыгын туплаган китапларны укуыңны дәвам итәрсең дип ышанабыз.

Изге теләкләр белән Республика балалар китапханәсенең фәнни методика бүлеге хезмәткәрләре.

Рәхмәт, Адилә, матур эчтәлекле хатың өчен, бәйгедә катнашуың өчен! Миңа язма бик ошады. Уңышлар сиңа, Адилә!

Дуслар, мин аны сезгә дә укырга тәкъдим итәм.

Исәнмесез, хөрмәтле Рабит абый!

Сезгә бар кыюлыгын жыеп хат яза Хисамиева Адилә. Мин Арча районы Хәсәншәех авылында яшим, 6 нчы сыйныфта укыйм.

Рабит абый, мин китап укырга һәм аудио әсәрләр тыңларга яратам.

Сезнең иҗатыгыз миңа бик ошый. Кечкенә вакытта, сезнең әкиятләрне әни бик яратып сөйли торган иде. Мөбәрәк исемле малай турында, идән астындагы тычкан кыз-егетләрнең туе, Тәлти-тиен турында, туган көндә салават күпере төсләрен буләк итү, биттеңне юмасаң - бака ялый, - дигән әкияттәге сүзләр белән тәрбияләнеп, тыңлап үстек. Әкиятләрегез без аңлый торган гади бала телендә булганга кызыклы да инде. 6 нчы класс әдәбиятында сезнең 3 әсәр кертелгән (“Имче”, “Көчек”, “Чагыр”), мин аларны укып чыгарга да өлгердем инде. Рабит абый,  җәен сезнең бер әсәрегез күңелемә бик ошады.

Дөрес мин аны башта тыңладым гына, аннары китабын алып укыдым. «Юл буенда зәнгәр чәчәк» дигән. Шушы әсәр турында үз фикеремне язасым килә…

Ни өчен әсәр миңа ошады, шул турыда языйм әле. Чөнки әсәрдәге төп герой  9 яшьлек малай аша нәкъ минем күңелем сурәтләнә.

Мин дә бит шулай, берәр матурлык күрсәм, бар нәрсәне онытып, шуның эченә кереп китәм: хыялланам, сокланам! Тик читтәгеләргә бу сәер күренә ахыры, шуңа хисләремне сиздермим, ә көндәлегемә язып барам.

Яз житүгә, сирень, шомырт, алмагач чәчәк ата башлауга, аларның исләренә, матурлыгына хушым китә, алар ап-ак бит, бик ак! Җанлы кебек! Ә җиләкнең ак, вак чәчәкләре нинди матур, тау башлырын ап-ак итә!

Кышын карның ябалак-ябалак булып куп итеп яуганын яратам, алар эченә кереп югаласым, очасым килә, мин алар белән шыпырт кына сөйләшәм.

Ә көзен, шаккатмалы бит, сары - кызыл яфраклар ут шикелле, алар миңа никтер елый кебек.

Җәй инде минем өчен хыяллану вакыты. Ак ромашкаларга сокланам. Алар һәрберсе җанлы, мин алар белән сөйләшкәндә җавап бирәләр, тик аны мин генә аңлыйм шикелле. Алар тел белән кешеләрчә сөйләшми, икенче төрле: шаулап, селкенеп,. Аны бар кеше дә күрә, аңлый алмый ахыры.

Мин чәчәкләрне өзмим, сокланам гына. Табигатьнең хикмәтенә шаккатам мин. Һәрбер үсемлек үзенчә матур бит, күрә белергә генә кирәк: кычыткан, әрем, алабута да.

Матурлык дөньясы табигать турында язып бетерә торган түгел. Бары тик бу әсәрдә минем тормыш, минем хыяллыйлыгым сурәтләнә. Мин үземне күрәм анда. Минем күңелемне язгансыз.

Тик миңа шунысы сәер һәм кызык! Малайлар да шулай чәчәкләргә соклана, хыяллана, табигать телендә сөйләшә белә микәнни? Төп геройны кыз бала итеп күрәсем килеп китте, минемчә, малайлар андый булмыйдыр,.

Рабит абый, шушы әсәрегез өчен Сезгә зур рәхмәт! Минем Сезне якыннан күрәсе килү, автограф алу теләгем дә бар. Сез авылга, безнең мәктәпкә, кунакка килә алмыйсыз микән? Нинди зур, тарихи  вакыйга булыр иде бу! Килегез әле, зинһар!

Рабит абый куп яздым ахыры, ләкин куңелемдәгесен, язып, аңлатып бетерә алмадым кебек…

Сау булыгыз! Исән-имин булыгыз! Авырмагыз! Мин сезнең иҗатыгызга сокланам! Рәхмәт Сезгә!

Ихтирам белән Адилә.