Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехта спорт мәйданчыклары ачылды

Бүген бездә республика программалары кысаларында төзелгән ике спорт мәйданчы ачылу тантанасы булып узды. Аның берсе – тренажер, икенчесе – баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары.

Әйе, авылыбызда спортка зур урын бирелә. Балаларыбыз, яшьләребез төрле спорт чараларында, бәйгеләрдә дә сынатмыйлар, район, республика күләмендә җиңүләр яулыйлар. Хәсәншәех авылында тырыш, уңган халык яши. Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары белән дан тота.

Әлеге заманча мәйданчык авыл халкы өчен зур бүләк. “Күптән көтелгән бу вакыйгага без бик шат. Гаҗәеп объект бу. Авыл халкына уңайлыклы бина булдыруга көчләрен куйган һәммә кешегә рәхмәтлебез. Иң беренче чиратта авылдашыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готоф улы Әхмәтовка, шушы җирлекнең хуҗасы “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Готоф улы Әхмәтовка. Шулай ук башыннан ахырына кадәр төзелеш эшләрен оештыруда зур көч куйган  Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан Фарадис улына зур рәхмәт.  Авылларны саклау, үстерү турында кайгырткан республика, район җитәкчеләренә рәхмәт.  Бик зур рәхмәт шушы программаны кабул иткән җитәкчеләребезгә”, ди авыл халкы.

Бу мәйданчыклар балалрның гына түгел, авыл халкының да яратып йөри торган урынынына әверелер дип  ышанабыз, Биредә бер генә буын шөгыльләнмәс әле.