Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Аның быел 80 нче көзе

 Шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, заманында бик күп балаларга белем биргән мөгаллим, Балтач район җитәкчелегенең югары урыннарында эшләгән Гарифҗан Мөхәммәтшинның 12 октябрь көнне туган көне.

Гарифҗан Мөхәммәтшин –туган як табигатен моңга төреп көйгә салучы, хезмәткә мәхәббәт җырлаучы шагыйрь ул. Гарифҗан абый 60 артык җыр авторы. Аның җырларын һәртөрле туйларда, бәйрәмнәрдә, урак шавы белән тулы басу-кырларда, зур концерт залларында ишетәбез.

Гарифҗан Мөхәммәтшинга туган ягы рәхмәтле. Ул үз ягына сүздән һәйкәл куйган кеше. Бер үзе төзеп һәм мөхәррирлек кылып, үз район халкына “Балтач энциклопедиясе» бүләк итте. Фәннәр акдемиясенең генә көченнән килә торган галәмәт, биниһая зур хезмәт бу!  Шулай ук “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе” исемле зур әһәмияткә ия булган китабын район халкы зур бүләк буларак кабул итте. Бу ике китапта да Хәсәншәехның зыялы кешеләре турында да мәгълүмат бирелә.

Без яраткан шагыйребезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Гарифҗан абый, кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын. Алга таба да нәтиҗәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телибез Сезгә.