Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевка 75 яшь

Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе һәм Г.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь, прозаик Марсель Галиевның 8 октябрьдә олгуг юбилее.

Марсель Галиев - татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Аның иҗаты җитди, катлаулы, телгә бай. Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив иҗат итә. М.Галиев – юмор-сатира остасы да. Әдип тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы лирик хикәя, иң яхшы  публицистик әсәрне билгеләү конкурсларында җиңүче дә. Иң күп укыла торган китаплар конкурсында «Туфан Миңнуллин: истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» һәм рус теленә тәрҗемә ителгән «Поэзия духа – Рух» китаплары җиңүчеләр рәтендә. Танылган язучы Марсель Галиев үзен фото сәнгатендә дә сыный...

Аның шигырьләре... Алар әллә ничекләр итеп җанны актара, рәхәт бер халәттә тибрәтә. Күз алдында төсләр, матур сурәт-картина. Хисләр бии... Аның теле, стиле, аһәңнәре үзенә бертөрле, беркемнекенә охшамаган: затлы, нәзберек, нәфис.

Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту», «Шәрек кызы», «Казанымның җиде капкасы», «Төнге күзләр», «Таныр идең микән?», «Һаваларда торна тавышлары» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Бу җырларны тыңламаган, сүзләренең нурлы сикерешенә, эчке җегәренә сокланмаган татар юктыр.  Шигырь самимилеге, садәлеге белән сине үзенең колы итә.

Марсель Галиевның иҗатын бик хөрмәт итәм. Үткен телле, күңелгә үтеп керерлек итеп яза. Әдипне тагын да якыннанрак белергә теләүчеләргә аның «Догалы еллар»ын, «Рух»ын, соңгы елларда дөнъя күргән “Кәефеңә көя төшермә” китабын укырга тәкъдим итәм.

Халкыбызның хөрмәтле әдибе Марсель Галиевны китап укучылар исеменнән юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Марсель абый, матур гомер бәйрәмегез белән котлап, тормышыгызда бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләмәтлек, гаилә тынычлыгы һәм эшегездә зур уңышлар телибез! Гомерегез озын булып, бәхеттә, хөрмәттә үтсен.