"Җомга көн кич белән" Иҗат кичәсе
10 март көнне, Апаз авыл Мәдәният йортында, бай тарихы, танылган һәм күркәм шәхесләре белән дан тоткан - Апаз авыл җирлегенә кергән 4 авыл үзешчәннәре “Җомга көн кич белән” дип аталган иҗат кичәсе тәкъдим итте. Бу бәйрәмне барыбыз да сөенеп тә, дулкынланып та көтте. Кичәдә үзешчәннәр белән беррәттән шул төбәктән чыккан мөхтәрәм кунак- якташыбыз галим, шагыйрь Рифат Җамал да катнашты. Әйе, бу яклар үзенең эшчән, уңган булган кешеләре: галимнәре, җырчылары, язучылары белән дан тота. Халкы мул тормышта, бөтен уңайлыклары булган йортларда яши. Биредә кешеләр элеккеге гореф-гадәтләрне саклап, ихтирам итеп яшиләр, дин тоталар. Кичәдә катнашкан үзешчәннәребез- гап-гади авыл кешеләре. Әмма алар танылган җырчылардан, атаклы нәфис сүз осталарыннан, оста биючеләрдән бер дә ким түгелләр. Кичә һәркем күңеленә онытылмаслык рухи минутлар бүләк итте.