Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Укытучы... Ул һәркем тормышының якты хәтирәсе. Әлбәттә, һәркем гомерендә аңа урын түрдән тәгаенләнгән. Хөрмәтле укытучылар! Сез тәрбияләгән чыгарылышлар илгә ничәмә-ничә яхшы әзерлекле иҗади хезмәт кешеләре биргән. Рәхмәт Сезгә! Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәгариф ветераннарыбыз! Сезне барлык укучыларыгыз исеменнән, авыл халкы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр көтәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!