Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күңелеңдә очкын сүнсә-китап укы!

Кешенең кәефенә, сәламәтлегенә китапның уңай йогынты ясавы хакында һәрвакытта да белгәннәр. Китап кешене өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалый да...

Бүгенге күргәзмәбездә урын алган кайбер китапларга кыскача күзәтү ясыйк. Һәм, кадерле укучым, биредә тәкъдим ителгән китапларны укып, җаныңа бер төрле рәхәтлек иңәр дигән өметтә калам.

Сәгыйдулла Хафизов берничә китап авторы.  Аның бер-бер артлы дөнья күргән бай телле, күңелгә үтеп керерлек тормышчанлыгы белән аерылып торган, искиткеч кичерешләр дөньясына әйди торган повесть, хикәяләрен укучылар иҗади яңалык буларак аеруча якын, әсәрләнеп кабул итте. Зур төркем проза әсәрләре иҗат итүче бу кызыклы авторның китапларын укырга тәкъдим итәм!

-Йортың имин булсын,әби!

-Амин, шулай була күрсен...

Ят кеше каш астыннан өй эчен сөзгән арада, карчык, түргә узып, сәке йөзлегенә артын терәде.

-Гөнаһ шомлыгы. Дөньясын туфан суы басканда, җитмеш яшьлек карчыкка нинди йомшың төште? Бу як кешесенә охшамагансың, кем син?

-Мәрданша мин. Шикләнмә, ана, яман уй белән йөрмим...

Йөрәк кылын тибрәткән таныш тавыш иде бу. “Белгән кешем булдымы әллә?”-дип, карчык чепи күзләрен ят адәмгә төбәгән килеш күңел букчасында актарынды...

Язучы Хаким Галидәннең “Ат карагы” исемле әсәре әнә шундый юллар белән башланып китә. Үзәк өзгеч әсәр. Тел-стиль чараларына бай, адәм балаларының эчке кичерешләрен бик оста сүрәтләгән әлеге повесть күпләрне бихуш итәр дип уйлыйм. Әсәр үзенә ияртеп ерак заманнарга алып китә, җан эшеткеч вакыйгалар өермәсенә алып керә. Әсәрдәге Фәхерниса крчык, Гөлбану, Ат карагы Мәрданша, Шәмсетдин бай, Шәмсебанат һәм башка шактый камил эшләнгән образлар укучыны битараф калдырмый уйланырга, хәсрәтләнергә мәҗбүр итә.

Һәркемнең күңелендә онытылмаслык булып  Әни образы саклана. Радик Фәизов бу кадерле исемне үзенең “Ике әни” әсәрендә сүрәтләгән. "Гадәттә, һәркемнең әнисе берәү генә була. Ә минем әни икәү иде", ди Радик абый. Ул аларның икесен дә яраткан, хөрмәт иткән. Аның үги әнисе Зәкиянең шундый олы җанлы, ятимнәрне үз балаларыдай якын күрүе, мәрхәмәтле, искиткеч ягымлы һәм кешелекле булуы миндә ихтирам хисләре уятты, күзләремнән яшьләр китерде.

Әсгать Салах әдәбиятка соңлап килсә дә, соклангыч әсәрләр тудыра алган. Ул безнең укучыларыбызга “Соңгы вальс” әсәре белән яхшы таныш. “Бу әсәр татар әдәбиятындагы классик әсәрләр рәтен тулыландырырга хаклы”, ди  Гамил Авзал.

Рәмзия Габделхакованы без күбрәк хикәяләр остасы, прозаик буларак беләбез. Аны берсеннән-берсе тәмле тел белән язылган, гыйбрәтле хикәяләре, парчалары, нәсерләре танытты (“Кар өстендә миләшләр”. “Көмеш тун”, “Нишләттегеә Гөлкәйне?!” һ.б.)

“Үзеңнән качып булмый, һәр әсәремдә тамчы-тамчы Мин бар. Теләк, талант белән генә булмый, тырышлык та кирәк. Язу-зур хезмәт ул. Акыл, күңел хезмәте”, ди автор.

Сезгә тәкъдим ителәсе тагын бер язучыбыз -Мәдинә Маликова. Иҗат эшчәнлеге дәверендә ул күп меңнәрчә әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен казанды. Аның әсәрләре бер сулышта укыла, теле тәмле, хикәяләү рәвеше хисле, тасфирлы, кайчак моңлы, кайчак жор. Күпләр аның әсәрләрендә үз язмышлары белән уртаклык табарлар, бик күп яңалыклар ачарлар.

Башкорт язучысы Гөлнур Якупова “Ерткыч каны”. Искиткеч әсәр. Бу әсәрне укыганыма инде кайчан, әле хаман да шул китап белән әсәрләнеп йөрим. Әсәр гыйбрәтле язмышлар, мәхәббәт турында.

Роза Хәбибуллинаның “Мулла килене”, “Миләш елы” әсәрләре күңелгә тирән уелып калды. Аның иҗаты Зифа Кадыйрова иҗаты белән охшаш. Ул язганнар шул кадәр таныш ки, гүя син әдәби әсәр укымыйсың, ә үз тормышыңдагы вакыйгаларны барлыйсың. Әсәрләренең бар кыйммәте гадилектә, эчкерсезлектә.

Күпләргә балалар язучысы буларак таныш Ләлә Гыймадиеваның (Сабирова) «Бер уч борчак» исемле китабы дөнья күрде. Бу аның өлкәннәр өчен беренче күләмле әсәре. Күп кенә укучыларыбыз бу җыентыкны яратып укыды инде.

Вакыйф Нуруллин, Гөлчәчәк Галиеваның иҗатларын бик хөрмәт итәм.  Үткен телле, йөрәккә барып җитә торган итеп язалар.

Моңарчы укучыга таныш булмаган бик әйбәт прозаигыбыз Габдулла Галиевның әсәрләрен укучы яратып кабул итте... 

Бүгенгә менә шулар...