Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәйрәм белән, тәрбиячеләр!

Теләсә кайсы һөнәргә юл башы тәрбиячеләрнең, укытучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Алар җир йөзендәге фәнгә бирелгәнлелек, тырышлык, сабырлык, балаларга чиксез мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларны туплаган изге кешеләр.

Бала беренче тәрбия чараларын өйдә алса, яшь ярым, ике яшь булуга аны балалар бакчасына  тапшырабыз. Әле нәни куллары белән ишек тоткасына да буе җитмәгән сабыйны, тырыш, әниләредәй йомшак күңелле тәрбияче апалары каршы ала. Авылыбыз бакчасы-район мәктәпкәчә тәрбия учережденияләре арасында абруйлы. Моның дәлиле-район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары. Инде бер гасырга якын тарихы булган балалар бакчасында күпме бала тәрбияләнгән, мәктәпкә төпле белем алырлык дәрәҗәдә булып чыккан.

Хәсәншәех балалар бакчасында нәниләр өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Балаларның һәрберсе матур, чиста, иркен бакчага зур теләк белән йөри. 2017 елда федераль программа нигезендә ачылган балалар бакчасында өч дистә бала тәрбияләнә.

Хөрмәтле Хәсәншәех балалар бакчасы коллективы! Тәрбиячеләр көнендә авыл халкы исеменнән иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез!  Ветеран тәрбиячеләребезгә аерым хөрмәтлебез. Авыр һәм фидакарь хезмәтегездә зур уңышлар, сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Күңелегез һәрвакыт тыныч, тормышыгыз мул булсын!