Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мин сокланам синең талантка, шагыйрь!

Аларда кеше күңеленең матурлыгы, сафлыгы, әниләр, әтиләр, якыннар хакында сөйләнә. Әдипләребез күңеленнән ташкын булып ургып чыккан шигырьләр укучыны сагыш дәръясына да чумдыра, җиде кат күкләргә дә алып менә, рухи яктан көч тә, киңәш тә бирә.  Без бу шигырьләрдә табигать матурлыгына сокланабыз, болындагы чәчәкләр, урмандагы яфрак җырын ишетәбез.  Үзебез дә сизмәстән шагыйрь сүзенә кушылып, эчтән генә көйли башлыйбыз. Шагыйрьнең ярату тойгылары безнең күңелләргә күчә. Бу могҗиза түгелмени? Ярату... Туган якны ярату... Аның кешеләрен ярату... Төрле вакытта төрле ягы ягы белән борылса да, тормышны ярату... Мәхәббәт...

Әлеге күргәзмәбездә урын алган китаплар бәйләмен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, шигърият сөюче дусларыбыз!