Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мәхмүт Галәүнең тууына 135 ел

Бүген сүзебез язучы, тәрҗемәче, татар әдәби-мәдәни фикер дөньясының алгы сызыгыннан атлаган талантлы журналист һәм публицист, тәрҗемәче вә матбугат белгече, оста оештыручы һәм халыкка аң-белем таратучы мәгърифәтче Мәхмүт Галәү турында. Габдулла Тукайның якын дусты  Мәхмүт Галәү Арча районы Ташкичү авылында туган, әтисе Галәветдин хәзрәт – атаклы Шиһабетдин Мәрҗанинең бертуганы.

Мәхмүт Галәү – советлар тарафыннан күп һәм төрлечә кыерсытылган, ахырда НКВД төрмәсендә һәләк булган фаҗигале шәхес. Ул укучыга гаҗәеп диология булган, сүрәтләү осталыгы белән бүгенге укучыны да таң калдыра торган талантлы “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романнары белән таныш. Романнарның татарча кулъязмалары Казанның “Татиздат” нәшриятендә бастырылмыйча ятып, ахырда юкка чыккан. Шуңа күрә, соңрак алар 1931 һәм 1934 елгы русча басмалары нигезендә яңадан татарчага кайтартылган.

Бу әсәрләрдә төп геройлар-Ташкичү авылы кешеләре. Геройларның язмышлары, чыннан да, гыйбрәтле, һәркемне уйландырырлык. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә. Кызганычка каршы, романның өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала.

“Болганчык еллар”да төп геройлар булып Сафа, Саҗидә торалар. Алар аша автор безгә бөтен авылның тормышын да сурәтли.

Әсәр Сафаның армиядән кайтуын тасвирлаудан башлана. Шулай итеп Сафаның шәхси тормышын сурәтләү аша, вакыйгалар әкрен генә авылга күчә. М. Галәү авылдагы кешеләрне, аларның яшәү рәвешләрен матур итеп тасвирлый. Шунысы да игътибарга лаек: автор бер катлам кешеләрен генә алмый. Без ярлы крестьяннарның да, байларның да ничек көн күрүләрен беләбез. М. Галәү оста этнограф дип тә әйтә алабыз. Һәрбер вакыйганы: җыенны да, киндер тукуларны да , өмәне дә, аулак өйләрне дә, сабан туен да ачык буяулар белән сурәтли...

М. Галәүгә өч тапкыр өйләнү насыйп булган. Икенче хатыны Фатыйма ханымнан 1924 елда Надыйр исемле улы туа. М. Галәүне, әле Башкортстанга, әле Мәскәүгә күчерә-күчерә, мәгариф, нәшрият эшләрен җайга салуга җәлеп итәләр, ул еллар буе гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, мондый хәл гаилә тотрыксызлыгына китерә. Фатыйма апа улы Надыйр белән Оренбургта яши, тора-бара Ташкентка ук күчеп китә. Надыйр 1943 елда сугышка җибәрелә. Совет Армиясендә полковник һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан бер армия башлыгының элемтә буенча урынбасары дәрәҗәсенә җиткәнче хезмәт итә. Ул да 60 ын тутыруга ук, 1984 елда ук вафат була. Бүгенге көндә олуг язучының нәсел дәвамчылары бар-оныгы Олег Галәветдинов, оныкчыгы Анастасия Галәветдинова.

Татар совет әдәбиятында М. Галәү билгеле бер дәрәҗәдә сәнгатьчә осталык мәктәбе булырлык тәҗрибә һәм традицияләр калдырды. Мәхмүт Галәү әсәрләрендә, аеруча романнарында, зур сәнгать дөньясы тудырган һәм бу әсәрләр бүгенге көндә дә кыйммәтен, эстетик тәэсир көчен югалтмаган хәлдә яшиләр. Моның сәбәбе язучының осталыгында, әсәрләрнең поэтик эшләнешендә,  аларның сәнгатьчә камил булуында, фикер һәм хис-кичерешләрнең көчендә, образларның җанлы гәүдәләнешендә.

Инде ничә ел уздырылып килгән “Яңа татар пьессасы” бәйгесендә бу әсәргә нигезләнеп бик күп пьессалар һәм сценарийлар язылды. Ә татар театрлары аларны сәхнәләштерергә алынды. Бүгенге көндә дә зур кызыксыну уята алган бу әсәрләр, һичшиксез, әдәбиятыбызның җәүһәрләре рәтендә тора.

М. Галәүнең революциядән соңгы авылда яңа тормыш кору, шул юлда кешеләр арасындагы сыйнфый каршылыкларны психологик планда сурәтләгән «Кабылсай» (1933) исемле романы да бар. Бу әсәр дә, төп оригиналында басылмыйча, заманында русча тәрҗемәдә генә дөнья күргән.