Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яраткан язучым турында сөйләргә телим

Әдәбият сөючеләргә Фәтхулла Абдуллин исеме яхшы таныш. Ул Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган. Бүгенге  көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Мәктәптә укыган вакытта ук иҗат белән шөгыльлләнә башлаган язучының бүгенге көндә 14 проза китабы, дистәгә якын пьесасы бар. Болардан тыш, Ф. Абдуллин - бик күп публицистик мәкаләләр, рецензияләр һәм даны еракларга таралган "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль кичәләренең сценарийлар авторы да. Төрек язучысы Азиз Несинның 20 дән артык хикәясен тәрҗемә итеп бастырган кеше дә әле ул. Актив җәмәгать эшлеклесе, елъязмачы. Яше сиксән дүртне вакласада, тик торуны белмәс, яшьләрчә җитез, өлгер, тормыштагы һәр нәрсәгә үз бәһасе, үз фәлсәфәсе бар.

Ул берәүне дә кабатламый торган прозаик. Аның әсәрләре җиңел укыла.  Үз башыннан кичкән хәлләргә таянып язылган әсәрләрендә автор авыр хезмәттәге кискен күренешләргә дә, мәхәббәт маҗараларына да киң урын биреп, вакыйгаларны кеше язмышын үзгәртер дәрәҗәдә тәсфирлый. Әсәрләрне укыганда, үзең дә сизмәстән, шул геройлар белән яши башлыйсың. Бу-язучының уңышы.  “Чүл бүресе” әсәре күңелгә тирән уелып калды.Үзәк өзге әсәр. Хәер аның һәр әсәре беренче җөмләсе белән үк сине үз эченә бетереп алып кереп китә һәм мәңгегә күңелгә кереп кала.

"Очланмый калган кибәннәр" дигән повесте 1941 елның җәендә башланган сугыш фаҗигасе турында. "Сугыш гарасаты... бик күпләрнең язмышын төбе-тамыры белән кубарып ташлады, астын-өскә китерде", - дип яза автор. Әйе, Сәмигулла абзыйның кибәннәре очланмыйча кала: олы улы Касыйм яу кырларында ятып кала, Касыймның хатыны Фатыйма белән Хәйдәр дә бәхетләрен таба алмыйлар. Кече улын чит җирләрдән алып кайтып күмү Сәмигулланы акылдан яздыра: ул очланмый калган кибәнен очларга ярдәм сорап йөри... Бик та гыйбрәтле повесть бу.

Фәтхулла Абдуллинның әсәрләре иң күп укылган китаплар исемлегендә.