Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Рәнҗетелгәннәр авазы”

Танылган Колыма хикәяләре – “Тайгак кичү” повесте авторы Ибраһим Сәлаховның тууына 30 августта 110 ел тула. Язучы тумышы белән Күкчәтаудан. Әмма аның нәсел шәҗәрәсе Татарстанга барып тоташа. Язучының әти-әнисе– чыгышлары белән Татарстанның Балтач җиреннән. Казакъ далаларына алар бәхет эзләп чыгып киткәннәр.

Ике дистәдән артык китап авторы репрессиягә эләгеп, төрмәләрдән 1947 елда бер аяксыз, кулы сынган һәм күзләре начарайган хәлдә кайта. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.

Автобиографик “Тайгак кичү” повесте өчен Ибраһим Сәлахов Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Мәкалә-истәлекләрдән күренгәнчә, «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре» ) язылып беткәч тә әле байтак еллар тимер сандыкта, алмагач төбендә күмелеп ята. Бу вакытларны автор соңрак: «бәлки тоелгандыр: төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә баш­лады кебек. Язларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым миңа хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде»,— дип искә ала.

“Әсәр формасы белән дә, эчтәлеге белән дә моңарчы без белгән әдәби калыпларга сыймый, аңа үзгә бәя, яңа үлчәү кирәк. Повестьта язылганча, төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар-сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр. Әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык , гаделлек бөркелеп тора”,- дип яза Аяз Гыйляҗев.

Әдипнең “Колыма хикәяләре” романы укучыны уйландырып кына калмый борчый, күңелне әрнетә, йокыны качыра...