Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Асылмалы басма тарихыннан

Хәсәншәех авылы Шушма елгасының ике як ярына урнашкан. Яз көне ташу вакытында, елга ярыннан чыгу сәбәпле юл өзелә торган була. Бер як авыл халкы кибеткә чыга алмаган, икенче як чишмә суына тилмергәннәр. Өлкәннәр истәлекләре буенча боз киткән вакытта өелеп калган боз аша, көн суыгында кибет ягы кешеләре чишмә суына барырга ашыккан.

Кибет артында элекке чордан ук салынган басма булган. Аны ел саен ташу алып киткән. Тора-бара авыл халкы язгы ташу җиткәч, бу басманы сүтеп куя торган булган. Такталар жәлләп сүтү булмаган, бала-чага агып китмәсен дип курыкканга шушылай сүтә торган булганнар.

70 нче елларда ике як ярны тоташтырып торучы басма салына. Басма ышанычлы булса да куркыныч иде. Ул язгы ташу алып китмәслек итеп, тимер баганага ныклы тросслар белән тоташтырып нык итеп төзелә. Гөлирам апа истәлекләренә нигезләнеп аның 7 өлге тактадан түшәлгәне ачыкланды. Әгәр бер такта 6 метр озынлыкта булса, Хәсәншәех халкы 42 метрлы озынлыктагы басмадан йөргән икән. Бу басма авыл халкына 20 елдан артык хезмәт итте. 1989 елда ныклы, авыр техника йөрерлек яхшы күпер салынгач, асылмалы басма сүтелде.

Бик борынгы заманнардан халкыбызда “Эшем уңышлы булсын, үзем, гаиләм хәвеф-хәтәрсез яшәсен”, дип нәзер әйтеп басма салу йоласы булган. Басма аркылы чыкканда җиде мәртәбә “Рәббанә” догасын укырга кушканнар. Бу доганы укып су аркылы салынган күпер, я исә басма аркылы чыккан кеше, ахирәткә күчкәч Сират күперен  дә җиңел үтәчәк, дип әби-бабайлар яшьләргә киңәш бирә торган булган.