Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күз чагыла матур төсләрдән, күңел тула җылы хисләрдән

Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан Хәсәншәех авылы китапханәсе Сезне үзенә прогулкага чакыра.

 Мондый матурлыкка сокланмый мөмкин түгел... 25 сотый җирне биләгән Хәсәншәех китапханәсе һәм мәдәният йорты бинасы гөлләр диңгезендә чайкала. Әйе, җәен бирегә килеп керсәң, сине чәчәкләр аллеясы каршы ала. Күңелләрне сөендереп, ишегалдын гөлләр бакчасына әверелдерүчеләр, төрле агач, куаклар үстерүчеләр-мәдәният хезмәткәрләре. Бу матурлык зур игътибар, сабырлык һәм тырышлык таләп итүче хезмәт ул.

Биредә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итә. Монда парк та, сквер да, аллея да, бульвар да…