Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Арча районы музейларга бай төбәк

Арча районы музейларга бай төбәк. Без Арчада әдәбият һәм сәнгать музеенда булдык.  Музейның җитәкчесе Шәфигулла Зәйнуллович безне урамга ук чыгып каршы алды. Андагы һәрбер экспонатның тарихы белән таныштырды. Күп кенә кызыклы мәгълүмат алдык.  

Музей ике катлы агач бинада урнашкан. 1917 елгы Революциягә кадәр бу йортның хуҗасы беренче катында кибет тоткан, ә икенче катында гаиләсе белән яшәгән. Биредә 1920-1930 елларда ТАССРның  Арча кантоны милиция идарәсе, 1930-1975 елларда район халык суды, 1975-1993 елларда балалар музыка мәктәбе эшли, 1995 елда районның “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачыла. Музей бик матур һәм зәвыклы итеп эшләнгән. Ул Арча ягы белән бәйле 40  язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүмат белән таныштыра. Шулай ук рус халкының күренекле җырчысы Фёдор Шаляпинның Арчада укуы турында документлар урнаштырылган. Ул 1885-1886 елларда Арчага 2 еллык училищега укырга килә. Училище директоры А.Л.Лазерев укыткан җыр дәресләрен ул бик яраткан, хорда җырлаган. Алар концертлар куйганнар, чиркәүдә чыгышлар ясаганнар. 17 елдан соң Мәскәүдә күрешеп Фёдор Шаляпин үзенең укытучысы А.Л.Лазеревка кулъязмасы белән фотографиясен бүләк итә.

Безне  җылы итеп каршы алучы, эчтәлекле, аңлаешлы итеп таныштыруы, эшен яратуы өчен якташыбыз “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары, РФның мәгариф отличнигы, Татарстанның  атказанган укытучысы  Шәфигулла Зәйнулла улы Гариповка зур рәхмәтебезне әйтәсе килә. Аңа алга таба һөнәри уңышлар, яңа иҗади идея­ләр, киң күңелле кешеләр белән очрашулар насыйп булсын. Музей киләчәктә дә эшен уңышлы дәвам итсен!