Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

”Хәтер һәм кайгы көне” Хәтер сәгате

1941 елның 22  июне - тарихыбыздагы иң кайгылы көннәрнең берсе, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тула. Бу кайгы көне-миллионнар өчен уртак көн. Без ел саен бу көнне хәтерләрдә яңартабыз.  Илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән, тылда хезмәт куйган, Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзен аямыйча тырышкан авлдашларны искә алабыз, һәйкәлгә чәчәкләр салабыз.

Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 300 дән артык кеше киткән. Шулардан 182 сугыштан кайтмаган. Исән кайтканнары 142. Шактый зур исемлек. Хәсәншәехлыларның югалтулары бигрәк тә зур, үлүчеләр саны сугышта катнашучыларның 60% тәшкил итә. Бүген инде аларның берсе дә исән түгел. Без батыр, кыю, ут-сулар кичкән ватандашларыбыз алдында мәңге бурычлы. Башка сугышлар булмасын, тынычлыкның кадерен белеп яшик!

Элеккеге СССР һәм Польша - Җир шарында сугыш михнәтләрен иң күп татыган илләр. Советлар Союзы фашистларга каршы сугышта 27 миллион (барлык халыкның 14 проценты), Польша исә 6 миллион (барлык халыкның 20 проценты) кешесен югалта.

1939 елның 31 августында кичке сәгать 8дә фашистлар провокация оештыра. Алар, поляк солдатлары формасына киенеп, Германиянең Глейниц шәһәренә һөҗүм итә. Шуны сылтау итеп, Германия 1 сентябрь көнне иртән 7 сәгать 40 минутта Польшага бомба яудыра башлый. Икенче бөтендөнья сугышы әнә шулай башланып китә.