Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Авылым күрке – яшь гаилә” Бәйге

21 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты район күләмендә оештырылган , “Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләре авылларыннан килгән гаиләләрне сынау бәйгесенә җыйды. Татар авылларының бизәге- күркәм гаиләләр. Гаиләләр кайчан нык, бәхетле була? Мөгаен , бер түбә астында  әби-бабаларыбыз куенында оныклар үссә, килен һәм кайнана фикердәшләр булса. Бүген без буыннар чылбырын ялгап, яшь гаиләләрне сәхнәдән күрсәтәсебез килде. Бу кичәбез аша без өлкән буынга яшьләрнең хөрмәт хисләрен белдертәсебез килде. Очрашуыбыз яшь гаиләләрнең җыр-сәнгатькә сәләтләрен үстерүгә бер сәбәп булсын!  Кичәгә багышлап гаилә тормышын чагылдырган һәм балаларны тәрбияләүдә ярдәм итәрдәй китап күргәзмәсе һәм күргәзмәгә обзор тәкъдим ителде.