Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сабантуй югары дәрәҗәдә узды

 12 июнь  көнне бездә иң зур, иң кояшлы, иң көтеп алынган, хезмәт бәйрәме, шатлык һәм бәхет бәйрәме- Сабантуй булып үтте. Бәйрәмгә бик күп күренекле якташлар, кунаклар кайткан иде. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды.

 Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын әлбәттә сабан батырларына. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган – тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да. Билгеле, фидакарь игенчеләребезнең маңгай тире белән үстерелә икмәк.Икмәккә нигез салучы игенчеләребез һәм инде әлбәттә хуҗалыгыбызның терлекчелек тармагында да матур хезмәт куйган терлекчеләребез мактауга, данга, хөрмәткә лаек. Җирлегебез авыл хезмәтчәннәре быел да язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча «Ватан” хуҗалыгы районда зурлардан санала: дүрт меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде. Икмәк ул - ил тоткасы. Игеннәр күкрәп үскәндә генә йортка бәрәкәт иңә. Халкыбыз юкка гына икмәкле ил - көчле дәүләт, димәгән.

Сөт һәм ит җитештерү һәм хәзерләү буенча да хуҗалык алдынгылар рәтендә, көненә 14 тоннадан артык сөт җитештереп, район буенча 4 урында бара. Ит җитештерү буенча планны 109 % үти “Ватан”лылар!

“Эше нинди, ашы шундый”, дигән борынгылар. Әйе, Апаз авыл җирлеге халкы күркәм эшләре бөтен районга билгеле.

Туган туфракка берегеп, аңа гомерләрен багышлаган якташларыбыз! Игенчеләребез! 2021 елның чәчү чорындагы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бәрәкәтле имин ел булсын, көзен мул уңшлар алу насыйп булсын! Сабантуйлар һәммәбезгә яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге, эшебездә зурдан-зур уңышлар алып килсен!