Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сабантуйга бүләк җыйдык

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю. Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Без дә әнә шулай күркәм гадәт буенча җигүле ат белән авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйдык. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.  Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.

Сабантуена санаулы көннәр калып бара, дуслар. Милли бәйрәмебез 12 июнь көнне –Апаз авылында, ел саен үтә торган болында була.  Бәйрәмгә рәхим итегез!